Бүген Үзбәкстан Республикасының Экология буенча дәүләт комитеты рәисе Татарстанда экологик иминлекне тәэмин итү тәҗрибәсе белән танышты

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтүнең территориаль системасы ничек эшли, “Экология” илкүләм проекты буенча төбәктә нәрсәләр планлаштырылган һәм үсеп килүче буынны экологик яктан тәрбияләү буенча нинди эшләр алып барыла? Бүген Үзбәкстан Республикасының Экология буенча дәүләт комитеты рәисе Бахром Кучкаров белән эшлекле очрашу кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әнә шушы сорауларга җавап бирердәй  һәм башка эш юнәлешләре турында сөйләшү булды.

Якындагы чит илдән килгән коллегабыз күчмә экологик лаборатория, атмосфера һавасын пычратуга контрольлек итү буенча автомат станция белән таныштырылды, шулай ук аңа Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе буенча экскурсия оештырылды. Татарстан экологларының техник мөмкинлекләре – фототозаклар, квадрокоптер, видеорегистратор, геодезик спутник җиһазлары, су астын күзәтү комплекслары, инспекторлар тарафыннан табигатьне саклау законын бозуларга тиз генә киртә кую максатында файдаланыла торган «Эконадзор» программа-аппарат комплексы Бахром Кучкаровта аеруча зур кызыксыну тудырды.

ТР экология һәм табигать ресурслары министры  Александр Шадриков кунакка атмосфера һавасына тискәре йогынтыны киметү һәм җыелма исәп-хисаплар куллану юнәлешендәге эш тәҗрибәсе турында, Татарстан Республикасында табигатьне саклау чараларын финанслау турында сөйләде. Үткәрелгән тикшерүләр, калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыру, табигатьне саклау чаралары, мониторинг нәтиҗәләре, лицензияле чыганаклар “Татарстан Республикасы экологик картасы”на кертелә, дип аңлатылды Бахром Кучкаровка. Дәүләт мәгълүмат системасының барлыгы 26 кече системадан торуы билгеләп үтелде.

Бахром Кучкаров, үз чиратында, Татарстан экологлары тарафыннан кулланылып килә торган алдынгы эшләнмәләр турында элек тә ишетеп белүе турында әйтте.  Ул республиканың экологик мәсьәләләрне хәл кылудагы тәҗрибәсен Үзбәкстанның әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләренә дә өйрәнергә кирәклеген ассызыклады. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International