Таләпләрне бозулар юкка чыгарылганчы, Тукай районы предприятиесенең һавага зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәтенең гамәлдә булуы туктатып торылган

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районындагы бер предприятиедә һавага зарарлы матдәләр чыгаруга бирелгән махсус рөхсәт шартларын бозуларны ачыклаган. Күчмә тикшерү барышында предприятиенең стационар чыганкларда производство контрольлеген үткәрүнең тәэмин ителмәве, чистарту корылмасының эш нәтиҗәсенә контрольлекнең алып барылмавы мәгълүм булган. Моннан тыш котельняда һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик күләмнәре проектына кертелмәгән җиһаз табылган. Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары аңлатып үткәнчә, ачыкланган барлык фактлар “Атмосфера һавасын саклау турында” 04.05.1999 ел, N 96-ФЗ Федераль закон таләпләрен бозу турында сөйли. Юридик затларга һәм вазыйфаи затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.21 статьясындагы 2 өлеше (“Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруга яки аңа зарарлы физик йогынты ясауга махсус рөхсәт шартларын бозу”) буенча административ беркетмәләр төзелгән, күрсәтмә бирелгән.

Таләпләрне бозулар юкка чыгарылганчы, атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару туктатылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International