Чит илгә стажировка оту мөмкинлеге. Студентлар, аспирантлар һәм яшь укытучылар Бөтенроссия экоквестына чакырыла

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан югары һәм урта махсус уку йортлары командалары “Россиянең яшел вузлары” программасы кысаларында Бөтенроссия экологик квестында катнашуга чакырыла.

Квестлар интернет аша үткәрелә. Алар чарада катнашучыларның чынбарлыктагы тормышында яки виртуаль киңлектә үтәлеп килә торган  кызыклы, мавыктыргыч  биремнәрдән тора. Биремнәр кызыклы һәм файдалы өйрәтү характерындагы,  методик материаллар белән үрелеп бара. Һәр квестның – үз темасы, әмма аларның барысы да экологиягә зыянны киметү һәм табигый байлыкларны сак тотуга (шуның белән бергә – вуз средстволарын да) бәйле. Квестлар 2019 елның 29 февраленә кадәр дәвам итә. Иң югары күләмдә балл туплаган командалар “Россиянең яшел вузлары” ассоциациясенең еллык конференциясенә чакырылачак, шулай ук экопризлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр исә чит илләрдә стажировка үтү һәм программа партнерларының халыкара яшьләр программаларында катнашу мөмкинлеге алачак.

 Бу җәһәттән тулырак мәгълүматлар белән сайтта  (http://вузэкоквест.рф) танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International