Бүген Казанда республиканың ЭКОлидерлары билгеле булды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Иң экологияле предприятиеләр, табигатьне сакларга өйрәтә торган белем бирү йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм экология мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүче журналистлар. Бүген "Пирамида" күңел ачу үзәгендә республиканың "ЭКОлидер" конкурсына йомгак ясалды.

"Бершиксез, безнең республика - сәнәгать өлкәсендәге төбәк-лидерларның берсе һәм 50% артыгы - ул нефть һәм нефть химиясе. Мондый уңышлар зур техноген басым китереп чыгара, шуңа күрә дә безнең бурыч - уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклау, предприятиеләрдән килергә мөмкин шул зыянны минимальләштерү. Конкурста катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең барысына да табигатькә һәм туган төбәккә битараф булмаганыгыз өчен, газиз төбәк чәчәк атсын һәм безне, татарстанлыларның киләчәк буыннарын сөендерсен өчен көч һәм чаралар түккән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әйләнә-тирә мохитне саклау эше безнең республикада чын мәгънәсендә халыкарага әверелде: гражданнар да, мәгариф учреждениеләре дә, иҗтимагый берләшмәләр дә, сәнәгать предприятиеләре дә аңа үзеннән өлеш кертә. Нефть химиясе өлкәсендәге безнең лидерлар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үз производствосын реновацияләү буенча программаларга акча кертә. Быел 1 миллион 200 мең татарстанлы икеайлыкта катнашты, бүген 96 экосыйныф ачылды, яшьләрне балачактан ук табигатьне сакларга гына түгел, ә ата-бабаларыбыздан калган табигатебезне, туган төбәгебезне якларга да кирәклеген сеңдереп үсә", - дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Бүген вице-премьер ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына яңа күчмә эколабораторияләрдән ачкычлар тапшырды.

Экология министры Александр Шадриков та предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сез - безнең ярдәмчеләр, нәкъ менә сезне без үзебезнең партнерлар итеп күрәбез. Яңа 2019 елда безне бик зур проект, "Экология" илкүләм проекты көтә һәм ул уртак эшләр белән бергә уңышлы гына узсын иде", - дип билгеләде ул.

"Бүген без әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге лидерларны, алдынгыларны хөрмәтлибез, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы Фатыйх Сибагатуллин. - Туган төбәкнең табигый байлыклары өчен экологлар белән бергә башкаларның да сакта торуы сөендерә. Планетабызны яклау эше безнең барыбызны да берләштерә."

Татарстан Республикасында 2018 елда "ЭКОлидер" конкурсының абсолют лидеры итеп В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ игълан ителде.

"Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар" конкурс төркемендә түбәндәгеләр җиңүче булды:

 "Нефть һәм газ сәнәгате" номинациясе:

1 урында – "Таиф" АҖ

2 урында - "ТатРИТЭКнефть" ССП

3 урында - "Органик синтез" ГАҖ

 

"Энергетика" номинациясе:

1 урын - "Челтәр компаниясе" ААҖ

2 урын – "Татэнерго" АҖ филиалы Казанның ҖЭҮ-1

3 урын - "Түбән Кама ҖЭҮ" ҖЧҖ

 

"Агро һәм урман сәнәгате" номинациясе:

1 урын - ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ

2 урын - "Андрюшкино" авгросәнәгать холдингы" ҖЧҖ

3 урын - "Авангард" ҖЧҖ

 

"Төзелеш сәнәгате" номинациясе:

1 урын - "Средволгаводхоз" ФДУ

2 урын - "Химград" АҖ технополисы

3 урын - "Профит" компанияләре төркеме

 

"Торак-коммуналь комплексы" номинациясе:

1 урын - "СПП ПромИндустрия" ҖЧҖ

2 урын - "Шинник" социаль-көнкүреш хезмәт күрсәтү" ҖЧҖ

3 урын - "Фламинго" ҖЧҖ

 

"Җирле үзидарә органнары" конкурс төркемендә түбәндәгеләр билгеләнде:

 

"Шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен" номинациясе:

1 урын - Кукмара шәһәре

2 урын - Буа шәһәре

3 урын - Чистай шәһәре

 

"Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен" номинациясе:

1 урын - Әлмәт муниципаль районы

2 урын - Мамадыш муниципаль районы

3 урын - Мөслим муниципаль районы

 

"Авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен" номинациясе:

1 урын - Әлмәт районы Миңнебай авыл җирлеге

2 урын - Түбән Кама районы Красный Ключ авыл җирлеге

3 урын - Ютазы районы Ташкичү авыл җирлеге

3 урын - Кама Тамагы районы Тәмте авыл җирлеге

 

"Мәгариф оешмалары" конкурс төркемендә түбәндәгеләр билгеләнде:

 

"Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү" номинациясе:

1 урын - Азнакай районының 8 нче "Гнездышко" карап тору һәм савыктыру балалар бакчасы" МБМББУ

2 урын - Нурлат районының "Гомуми үстерү төрендәге 1 нче "Родничок" балалар бакчасы" МАМББУ

3 урын - Минзәлә районы "Березка" Хуҗамәт балалар бакчасы" МБМББУ

 

"Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү" номинациясе:

1 урын - Яр Чаллы ш. "57 нче гимназия" МАББУ

2 урын - Әлмәт районы "11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ

3 урын - Сарман районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ

 

"Югары белем бирүче оешмаларда һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү" номинациясе:

1 урын - Казан ш. "Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге" ӨББ МБУ

2 урын - Кукмара районының "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ

3 урын - Казан ш. "А.Н.Туполев ис.Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ" ФДАМУ

 

"Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар" конкурс төркемендә түбәндәгеләр җиңүче булды:

 

"Иҗтимагый оешмалар" номинациясе:

1 урын - ТР "Чиста булачак" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы

2 урын - Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты (филиалы) "ЭКоДОС" экологик ирекле студентлар җәмгыяте

3 урын - "Татарстан Республкиасы буенча Казан күгәрченнәре" экологик-социаль программаларга ярдәм итү" автоном коммерциясез оешмасы  

 

"Гражданнар" номинациясе:

1 урын – Черепанова Марина

2 урын – Насыйбуллина Рената

3 урын – Альбина һәм Эдуард Давыдовлар

 

"Халык контроле" номинациясе:

1 урын – Бакиев Альберт

2 урын – Сафина Диана

3 урын – Гафуров Булат

 

"Массакүләм мәгълүмат чаралары" конкурс төркемендә җиңүчеләр:

 

"Басма матбугат чараларында иң яхшы мәкалә" номинациясе:

 

Республика ММЧ төркемчәсе (татар телендә):

1 урын - Гыйльманова Гөлгенә, "Ватаным Татарстан" газетасы

2 урын - Дамир Бәдриев, "Шәһри Казан" газетасы

3 урын - Насыйхова Ландыш, "Гаилә һәм мәктәп" журналы

Республика ММЧ төркемчәсе (рус телендә):

1 урын - Латыйпова Вероника, "Республика Татарстан" газетасы

2 урын -  Карташова Людмила, "Земля-землица" газетасы

3 урын - Мотыйгуллина Ризидә, "Казанские ведомости" газетасы

 

Шәһәрләр һәм районнар ММЧ төркемчәсе (татар телендә):

1 урын - Нигъмәтҗанов Фәнил, "Теләче" газетасы     

2 урын - Шиһабиева Ләйлә, "Йолдыз" газетасы

3 урын - Йосыпова Әлфинур, "Байрак" газетасы

 

Шәһәрләр һәм районнар ММЧ төркемчәсе (рус телендә):

1 урын - Сорокин Сергей, "Нижнекамское Время" газетасы

2урын - Хәсснова Фәрдия, "Альметьевский вестник" газетасы

3 урын - Гирфанова Регина,  "Лениногорские вести" газетасы

 

"Иң яхшы телесюжет" номинациясе:

 

Республика ММЧ төркемчәсе:

1 урын - Любимов Михаил, "Яңа гасыр" - "7 дней" телерадиокомпаниясе

2 урын - Шакиев Булат, "Татарстан" ДТРК

3 урын - Городнова Анна, "ТЯГ" - "Татарстан хәбәрләре"

 

Шәһәрләр һәм районнар ММЧ төркемчәсе:

1 урын - Логвинов Артём, "Эфир" телекомпаниясе

2 урын - Арысланова Алсу, Түбән Кама телерадиокомпаниясе ("НТР")

3 урын - Туманов Тимур, "Альметьевск РТВ" телерадиокомпаниясе

 

"Иң яхшы электрон ММЧ материалы" номинациясе:

 

Республика ММЧ төркемчәсе:

1 урын - Таһиров Илья, "ТАТМЕДИА" АҖ - "Спецпроект ТИ"

2 урын - Елисеев Александр, "Татар-Информ" МА

3 урын - Миңневәлиева Алинә,  "Ялкын" журналы   

 

Шәһәрләр һәм районнар ММЧ төркемчәсе:

1 урын - Камелина Марина, "Электронный Нижнекамск"

2 урын - Галиева Әдилә, "Город Казань KZN.RU" МА

3 урын - Мәликов Әнвәр, "Девон" мәгълүмат агентлыгы

 

"Иң яхшы радиосюжет" номинациясе:

 

Республика ММЧ төркемчәсе:

1 урын - Нуруллин Разин, "Радио Татарстана"

2 урын - Шаһабиева Гөлнара, "Болгар радиосы"

3 урын - Шарошкина Рузиля, "Күңел" радиосы

 

Шәһәрләр һәм районнар ММЧ төркемчәсе:

1 урын - Мөхәммәтова Әлфия, "Актаныш" радиосы

2 урын - Моратова Гөлшат, "Нур" балалар радиостудиясе

3 урын - Бабаниязова Ландыш, "Нократ дулкыннары" ("Вятские волны") радиоканалы

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International