Иҗтимагый Совет утырышы

2012 елның 20 апреле, җомга

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүген  Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Иҗтимагый советның җитәкчесе Анатолий Щеповских рәислек иткән бу утырышта министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты.

Иҗтимагый совет утырышында шундый мәсьәләләр каралды:

1. Бөтенроссия Экологик куркынычлардан саклану көннәрен оештыру һәм үткәрү турында.

2. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлыкны үткәрү турында.

3. “Казансу елгасының иске тармагының санитар-экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары” дигән түгәрәк өстәл.

 “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлыкны үткәрү турында” дигән доклад белән дәүләт экологик контроль инспекциясе башлыгы Тимур Гыйльметдинов чыгыш ясады.

Иҗтимагый совет кысаларында узган түгәрәк өстәлдә доклад белән Казан Финанс университетының биоэкология кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге” Бөтенроссия Иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе җитәкчесе Елена Минакова чыгыш ясады. К(П)ФУның география һәм экология факультетының гамәли экология кафедрасы ассистенты Олег Никитин исә “Казансу елгасы тармагын савыктыру проектына тәкъдимнәр” дигән доклад укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International