Минзәлә районында даими рәвештә хуҗалык-көнкүреш агынтыларын ташлауга чик куелды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Минзәлә районы белем бирү учреждениесендәге коеның системалы рәвештә көнкүреш агынты сулары белән тулып ташуы турында экологларга җирле халык хәбәр итте. Урынга чыккан ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре сыек калдыкларны җыю өчен билгеләнгән агынты савытларының тулып ташуын ачыклады, ә периметры буенча начар ис таратучы күлдәвекләр барлыкка килгән. "Әлеге очракта утильләштерелергә тиешле сыек калдыклар зарарсызландырмыйча гына җирлек рельефына ташланган. Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Шәһәр төзү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү" 8.1 ст. нигезендә беркетмә төзелде", – дип сөйләде дәүләт инспекторлары.

Хәзерге вакытта хуҗалык-көнкүреш агынтыларын утильләштерү эше җайга салынган, аларны вакытында эвакуацияләү башкарыла, тулып ташу очракларына юл куелмый.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International