Кышын кошларга ярдәм итегез!

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

"Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә һәм ни өчен?" – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу хакта еш сөйләшәләр. Хәзерге шәһәр кешесенең тормышында кошларның роле бермә-бер артты. Шуңа бәйле рәвештә балалар өчен иң яхшы җимлек ясау буенча "Кошларга ярдәм ит" дип исемләнгән россиякүләм конкурс игълан ителә. Чараны оештыручы - "Ясная Поляна" Л.Н.Толстой музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы. Эшләр 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: иң уңайлы һәм функциональ җимлек, иң уңайлы һәм функциональ сыерчык оясы, иң креатив җимлек, иң креатив сыерчык оясы.  Кошлар өчен җимлек – ул җилдән ышыкланып, җим чүпләп, кошлар өчен җылыну урыны. Аны кул астындагы материаллардан да эшләргә була. Иң гади төрләре: пластик шешәләрдән җимлекләр, ятьмә-җимлекләр, соктан, сөттән бушаган тартмалардан ясалган җимлекләр, токмачтан калган пластик савытлар.

Һәр кеше мондый хезмәтнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуын белергә һәм аңларга тиеш. Җимлекләр кошларга азык эзләүдә ярдәм итә, димәк, алар үзләренә кирәкле энергияне саклап, азрак көч сарыф итәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International