Әлмәт районында туфракка чистартылмаган агынтылар агызуга чик куелды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Әлмәт районының авыл хуҗалыгы предприятиесенә тирес саклау һәм җыю өчен билгеләнгән корылмаларының  ремонт эшләре 3 млн. сумнан артык суммага төште. Искәртеп үтәбез, быелның язында ташуга каршы чаралар уздыру барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тирес кабул итү лагуналарын эксплуатацияләүне бозу очракларын ачыклады. "Тирес саклагычларның күпчелегенә үлән үскән һәм алар җирлек рельефы белән тигезләнгән, аларның нибары икесе генә эшли иде. Шул рәвешчә, мөгезле эре терлекнең тереклек эшчәнлеге калдыклары җирлек рельефына аккан, аннары Морат елгасына эләккән", - дип сөйләде дәүләт инспекторлары. Шулай ук су объектында экологлар аммоний һәм нитратларның рөхсәт ителгән концентрациядән артык булуын ачыклады.

Хәзерге вакытта юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Су объектларын пычратуга, чүпләүгә һәм (яки) арыктыруга китерергә мөмкин булган саклау таләпләрен бозу" 8.13 ст. 4 өлеше буенча административ эш кузгатылды, предприятиедә тирес кабул итү лагуналары эше көйләнде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International