Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан гражданнардан килгән 9072 мөрәҗәгать каралды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 9072 мөрәҗәгать килде. 4521 – күпчелеге "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша мәктәп укучыларыннан.  "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1253 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 1220 хәбәрләмә каралды. Шәхсән кабул итү барышында – 468, ә язмача 1610 мөрәҗәгать җибәрелде.

 Исегезгә төшерәбез, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:

түбәндәге элемтә каналлары буенча:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International