Мәктәпләрдә - экологик ГТО

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге укыту процессында экология аерым фән сыйфатында булмаса да, укучылар экологик проблемаларга торган саен ешрак юлыга. Балаларның кечкенәдән кеше белән табигать арасындагы элемтәне, шулай ук табигатьнең кеше йогынтысында ничек үзгәрә алуын аңлап үсүе мөһим.

"Экологик ГТО" проекты кысаларында Арчаның 3нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә экологик чара үткәрелде. Проект балаларның экологик белемен тикшерүдән гыйбарәт: алар чүпне дөрес аера, кибет киштәләрендә табигатькә азрак зыян китерә торган тауарларны сайлап ала беләме?  "Экологик ГТО" түгәрәге әгъзалары балалар өчен үзеңне урманда ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте.

Төрле конкурслар һәм викториналар, рольле уеннар рәвешендә чаралар планетада табигатьнең исән калуының җитди проблемаларын күтәрде. Чара барышында катнашучыларга билгеләр тапшырылды. Уку елы башыннан укучылар "Макулатура тапшыр - агачны саклап кал!" макулатура җыю акциясенә кушылды, шәһәр чишмәләрен өйрәнү буенча тикшеренү эшчәнлеге алып бара. Тантаналы чара гимн башкару белән тәмамланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International