Киртә юк ителде. Экологлар күрсәтмәсе буенча күлгә илткән юлдагы койма сүтелде

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

"Су объектына илтә торган юл ябык", - дип зарланган Түбән Камада яшәүче берәү ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә. "Долгое күле яры буенда урнашкан корылмага инде 20 ел. Һәм без, "Төзүче" бакча ширкәте әгъзалары су объектына бара гына да алмыйбыз", - дип зарланган гражданин. Экологлар урынга баргач, табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Закон бозуга юл куйган физик затка карата "Гражданнарның су объектыннан һәм аның яр полосасыннан ирекле файдалануын тәэмин итү шартын үтәмәү" 8.12 статьясының 1 өлеше буенча административ тикшерү үткәрелгән. Гражданинга 3 мең сум күләмендә штраф салынган, шулай ук койманы сүтү турында күрсәтмә бирелгән, ул аны вакытында үтәгән. Хәзерге вакытта су объектына илткән юлдагы киртә юкка чыгарылган.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International