Экологларның яшь ярдәмчеләре – чисталык сагында

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Гараж кооперативы территориясендә рөхсәтсез барлыкка килгән чүплек “Мәктәп экопатруле” ГМСтан файдаланучы мәктәп укучылары ярдәме белән табылды.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре, урынга баргач, анда көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары, автотранспорт шиннары һәм пыяла ватыкларына тап булды. “Чүп-чар гараж кооперативы территориясе буйлап чәчелгән иде. Чүплекнең гомуми мәйданы 20 м2, калдыкларның күләме 4 м3 тәшкил итте”,– дип сөйләде экологлар. Табигатьне саклау законнарын бозган өчен, гараж кооперативы рәисе РФ АХбКның “Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен сакламау” дип аталучы 8.2 маддәсе буенча җавапка тартылды, аңа административ штраф салынды. Калдыкларның законсыз тупланмасы гараж кооперативы әгъзалары тарафыннан тиз арада юк ителде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International