Әлки районында 35 куб метрлы чүплек бетерелде

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Әлки районының Борискино авыл җирлеге территориясендә зур чүплек урыны турында экологларга битараф булмаган җирле халык ярдәмендә мәгълүм булды: алар бу хакта "Халык контроле" системасы аша хәбәр итте. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының урынга чыккан Идел-Чулман территориаль идарәсе инспекторлары Садиково авылыннан көнбатышка таба 300-400 м аралыкта 85 кв. м. законсыз чүплек урынын ачыклады. "Әлеге чүплек урыны җирле халык "тырышлыгы" белән ясалган. Нәкъ менә алар бирегә даими рәвештә чүп чыгарган, аның җыелма күләме 35 куб метр тәшкил итте. Морфологик составы буенча болар көнкүреш һәм төзелеш калдыклары", – дип сөйләде Наталья Дорофеева. Табигать саклау законнарын бозу очрагы Борискино авыл җирлеге Башкарма комитеты тарафыннан оператив рәвештә бетерелде.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуы турында Татарстан Республикасында яшәүчеләр (843)267-68-67 номерлы кайнар линия телефоны аша республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына, Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары ярдәмендә (номеры: +79872169779),  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча, http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү системасы аша хәбәр итәргә була, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасыннан, "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасыннан файдаланырга мөмкин.  Моннан тыш, табигать саклау законнары бозылу турында фотога яисә видеога теркәп җибәрелгән оператив мәгълүматлар өчен гражданнарга акчалата түләүләр дә гамәлгә ашырыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International