19 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр "Чиста су. Казан" IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс узачак

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

19 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Чиста су. Казан" IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс узачак. Конгресс-күргәзмә чарасы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Су ресурсларының федераль агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырыла.

Программада – "Чиста Идел – Татарстан Республикасының өстенлекле проекты" пленар утырышы, тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар, яңа проектларны презентацияләүләр, республикадагы су хуҗалыгы комплексы предприятиеләре вәкилләре белән бизнес-очрашулар.

Конгресс эшендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре, бизнес-структуралар, су хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче профессиональ берләшмәләр җитәкчеләре, шулай ук югары белем бирү йортлары һәм фәнни йортларның вәкилләре катнашачак.

"Чиста су. Казан" тармактагы иң алдынгы технологияләрне күрсәтү өчен эш тәҗрибәсе белән уртаклашу урыны булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International