Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Табигатьне сакларга өйрәтүне үз бурычы итеп алган иң экологияле оешмалар, белем бирү йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплекс;
- агро- һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары белем бирүче мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирүче оешмаларда экологик белем бирү.
Җирле үзидарә органнары:
- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;
- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен;
- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
- халык контроле.
Массакүләм мәгълүмат чаралары:
- иң яхшы телесюжет;
- иң яхшы радиосюжет;
- иң яхшы электрон ММЧ материалы;
- басма матбугатта иң яхшы мәкалә.
Материаллар 2018 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурска 2018 елның IV кварталында йомгак ясау планлаштырыла. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген бүләкләү максаты белән үткәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 2676811, журналистлар өчен - 8(843) 2676822.
Гаризалар кабул итү:
- оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр Anastasia.Merdyukova@tatar.ru,
- җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар Darya.Yarchihina@tatar.ru
- массакүләм мәгълүмат чаралары eco.press@tatar.ru
Конкурс нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтында "Министрлык эшчәнлеге" – "Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм" бүлегендә танышырга мөмкин: http://eco.tatarstan.ru/rus/2018-2867297.htm
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте