Легаль булмаган калдыклар полигоны. Әлмәт районында экологлар ачыклаган чүплек оператив тәртипкә китерелде

2018 елның 31 августы, җомга

2800 квадрат метр җир көнкүреш калдыкларына күмелгән һәм чүплеккә әйләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Әлмәт районы территориясендәге авылларның берсеннән 700 метр аралыкта законсыз рәвештә каты көнкүреш калдыклары полигоны оештырылуы хакында белде. Биредә калдыкларны урнаштыру "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль закон таләпләрен, "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" Федераль законның 7 һәм 11 статьяларын бозу булып тора. Авыл җирлеге башлыгына карата инспекторлар ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирде. Кабат уздырылган рейд барышында ачыкланганча, санкцияләнмәгән калдыклар урыны тәртипкә китерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International