Татарстан комлыклары буйлап авто-стоп белән. Экологлар республиканың су саклау зоналарында хокук бозу очракларын ачыклауны дәвам итә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Июль ае башыннан бирле "Автостоп" операциясе барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 20дән артык хокук бозучыны ачыклады. "Без күлләрдән, елгалардан 50-200 м ераклыкта урнашкан су саклау зоналарында тукталган транспорт чараларын теркибез", – дип сөйли экологлар. Инспектор сүзләренә караганда, җәйге чорда гражданнар су объектлары буйларында ял итүгә өстенлек бирә, ерак булмаган урында үзләренең автомобильләрен калдыра. Моннан тыш, намуссыз затлар үзләренең машиналарын яр буе зонасында юу белән дә шөгыльләнә. "Шул рәвешле агынты сулар белән сулыкларга нефть продуктлары, үлчәнгән матдәләр, тоз эретмәләре һ.б. эләгә, алар, ахыр чиктә, әйләнә-тирә мохитнең пычрануына китерә", – дип аңлата Эльза Вәлиева.

Рейд йомгаклары буенча табигать саклау законнарын бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде һәм штраф санкцияләре салынды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International