Бүген "Пламя" лагерында экология көне узды

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Чүпне ничек итеп дөрес араларга һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау нәрсә ул? Бүген "Пламя" балалар савыктыру лагерында ял итүче мәктәп укучылары шушы һәм башка төрле сорауларга җаваплар белде. Балалар өчен экологик белемнәргә багышланган тематика көнен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары уздырды. Быел республикада 56 лагерь шуңа охшаш мәгариф чаралары белән колачланачак.

4 интерактив станция – экологик ликбез, чүп аралау, экологик антиреклама һәм күчмә лаборатория белән танышу – балалар дөньяны чистарак итү омтылышында яңа белемнәр үзләштерде. Мәктәп укучыларын, бигрәк тә малайларны, атмосфера һавасын анализлау өчен махсус җайланма белән тәэмин ителгән Форд Транзит автомобиле кызыксындырды. "Безнең нәрсә сулавыбызны биредә һәм хәзер ничек белергә була?  Мондый машина күпме тора?" – балалар танып-белү экскурсиясен уздыручы ҮМАКИ хезмәткәре Артур Вилдановтан шулар турында сораштырды. Эколог һөнәре турында һәм аларның эшчәнлегендәге төп юнәлешләр турында балаларга Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Айсылу Ибраһимова сөйләде.

"Балаларның үзләренең әйләнә-тирәне саклау белән кызыксынуы бик мөһим. Аларның һәркайсының да балалар лагерында ял итү мөмкинлеге булмавы турында без аңлыйбыз. Үсеп килә торган буынны күбрәк колачлау өчен без яңа – "Күңелле җәй" дигән проектны башлап җибәрдек. Ишегалды лагерьлары проекты кысаларында балалар ялын оештыруның иҗади, танып белүле, спортлы, табигатьне саклау фәненең иң кызыклы өлкәләре белән таныштыра торган сыйфатлы яңа форматы көтә", – дип билгеләде "Чиста булачак" хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International