Татарстандагы урманнарда янгын чыгу буенча югары куркынычлылык дәрәҗәсе 13 июльгә кадәр сакланачак

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

2018 елның 10 июленнән 13енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән югары янгын чыгу куркынычы (4 класс) сакланачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә.

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, 6 июльдән 8енә кадәр тыюлыкларда һәм федераль әһәмияттәге милли паркларда 10 урман янгыны сүндерелгән. 2018 ел башыннан бирле Россиядә 19 тыюлык һәм федераль әһәмияттәге 23 милли парк территориясендә барлыгы 122 табигый янгын теркәлгән.  Янгын урап узган мәйдан күләме 66,6 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән 22,3 мең гектары – урман.

Татарстан халкын янгын чыгу куркынычы янаган чорда аеруча игътибарлы булырга һәм янгын куркынычсызлыгы буенча кирәкле барча кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International