Комны законсыз казучылар урында тотылды

2018 елның 8 июне, җомга

2013 м3 гомумтаралган файдалы казылма законсыз табылган. Татарстанның Питрәч районы территориясендә карьерда лицензиясез эшләү факты ачыкланды. Рейд барышында Көек авылы янәшәсендә Дәүләт экологик күзәтчелек инспекторлары махсус техниканы – йөк автомобилен һәм экскаваторны теркәде, алар легаль булмаган рәвештә ком ала иде. Ачыкланган белешмәләр буенча, транспорт чараларының хокуклы иясе булып юридик зат – оешма торуы билгеле булды. Ком табу эшләре 1830 м3 мәйданда алып барылган, казу тирәнлеге – 1.1 м. Әлеге факт буенча юридик затка карата административ эзләтү эше кузгатылды. РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше нигезендә җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен предприятиегә 800 мең сумнан 1 миллион сумгача штраф яный. Экологлар китерелгән зыян күләмен исәпли.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International