Экологик таләпләрне үтәмәгән өчен башкорт компаниясе штраф түләячәк

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Экология таләпләрен бозган өчен башкорт подряд оешмасына 100 мең сумлык штраф түләргә туры киләчәк. Ягулык белән тәэмин итүче станцияләрнең берсендә төзелеш эшләрен гамәлгә ашыручы компания Бөгелмә районында 750 кв.м. мәйданда калдык урнаштырган. Законсыз чүплек урынын ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль инспекторлары икеайлык кысаларында башкарылган очыш барышында ачыклады. Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен юридик затны РФ КоАП 8.2 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тарттылар.

Йогынты акты бирелгәннән соң өч көн эчендә законсыз чүплек урыны тәртипкә китерелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International