"Эковесна-2018" йомгаклары буенча иң яхшысы кем булган? Бүген Казанда җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, иң актив вуз һәм студент. Бүген Казанда "Эковесна-2018" республика акциясенә йомгак ясалды. Ике айдан артык вакыт дәвамында миллионнан артык Татарстан халкы территорияләрне санитар чистарту чараларында актив катнашып килде һәм шулар арасыннан иң активлары 3 нче экология гимназиясендә җыелды.

"Бүген, безнең җиңүчеләрне котлап, изге эшкә үзеннән өлеш керткән һәрбарчагызга рәхмәт белдерәсе килә. Сез – актив яшәеш позициясендә торучы кешеләр. Мин ышанам, табигатькә карата шундый игелекле һәм аңлы мөнәсәбәттә булган безнең яшь буын үрнәк булып тора һәм башкаларны да үзе артыннан ияртә ала", – дип мөрәҗәгать итте ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков. Экология өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән балалар бу көнне "Татарстанның эко-мирасы. Сакларбыз һәм арттырырбыз!" премиясе белән дә бүләкләнде.  Премияне гамәлгә куючы – ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов билгеләп узганча: "Биредә тормышны чын-чынлап яратучы һәм планетабыз турында кайгыртучы кешеләр җыйналган".

"Эковесна-2018" конкурсы нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүче булды:

"Татарстан экобакчасы-2018" номинациясендә – Буа шәһәренең гомуми үстерү төрендәге "Батыр" балалар бакчасы;

"Татарстанның экомәктәбе-2018" номинациясендә – Чистай шәһәренең "5 нче гомуми белем бирү урта мәктәбе";

"Татарстан экопредприятиесе-2018" номинациясендә – "Альметьевнефть" нефть-газ табу идарәсе.

"Иң актив студент" номинациясендә:

1 урында – Альберт Бакиев, Казан (Идел буе) федераль университеты

2 урында – Диана Сафина, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы

3 урында – Булат Гафуров, Казан милли тикшеренү технология университеты

"Иң актив ВУЗ" номинациясендә:

1 урында – Казан (Идел буе) федераль университеты

2 урында – Россия дәүләт гадел хөкем университеты филиалы

3 урында – Казан милли тикшеренү технология университеты

Кырымга юллама хуҗалары һәм "Татарстан экогаиләсе-2018" номинациясендә Фадеевлар гаиләсе җиңү яулады.

Җиңү белән тәбрик итәбез, алга таба уңышлар телибез һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерәбез!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International