Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы вәкилләренең эш визиты

2018 елның 18 мае, җомга

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен һәм кеше хокукларын үстерү советы вәкилләре бүген Казанда калдыклар белән эш итү системасы белән танышты. Делегация составында: Совет рәисе урынбасары Евгений Бобров, Санкт-Петербургның Хокук яклау советы җаваплы сәркатибе Налатия Евдокимова, Россия Гринписының халыкара дәүләткә карамаган оешмасы бүлеге башкарма директоры Сергей Цыпленков һәм даими комиссия эксперты Алексей Киселев. Делегацияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Казан ш. Башкарма комитеты вәкилләре һәм башкалар озата йөрде.

Самасыр чүплеге иң беренче тукталыш объекты булды. "2012 елда чүплекне рекультивацияләү буенча күләмле эш башланды, без хәзер аны күрәбез. Чүплек таулары нормага китерелде, аның өске өлеше киметелде, фильтрат җыю өчен резервуарлар төзелде, дренаж системасы эшләнде, дегазация уздырылды. Тулаем алганда, рекультивациянең техник этабы төгәлләнде. Чүплек исе юк", – дип сөйләде министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов. Ул шулай ук "Татнефть" ГАҖ нефть компаниясенең чүплекне рекультивацияләүне төгәлләү буенча уртак проектны тормышка ашырырга тәкъдим итүе турында да өстәде, әлеге эш чүплек газыннан альтернатив энергия чыганагы буларак куллануны күздә тота. "Полигоннарны дегазацияләү буенча алдынгы технологияләрне тормышка кертеп, Татарстан Республикасындагы экологик вәзгыятьне алга таба яхшырту һәм халыкның яшәеш сыйфатын арттыру өчен бәяләп бетергесез өлеш кертеләчәк", – диде Рөстәм Камалов.

Бүгенге көндә икенче объект – Яр Чаллы шәһәренең Тогаево авылындагы каты көнкүреш калдыклары чүплегендә дә рекультивация эшләре төгәлләнгән.

Соңыннан экологик хокуклар комиссиясе узган елда ачылган "Восточный" каты коммуналь калдыклар полигонын карады. Биредә эш итүнең автоматлаштырылган системасын кертү планлаштырыла. Бүген полигон республика башкаласында барлыкка килүче барлык калдыкларны да үзенә кабул итә. "ПЖКХ" ҖЧҖ генераль директоры Андрей Юрченков объекттагы экологик мониторинг турында сөйләде: "Экологик нормалар тулысынча үтәлде. Бүгенге көндә пычратучы матдәләр концентраты нормадан артмый".

Моннан тыш, бүген экспертларны "Чиста тирәлек" проекты белән дә таныштырдылар, макулатура һәм пластик җыю буенча Казандагы пунктларның берсендә булдылар. Совет әгъзалары шулай ук Васильченко урамындагы чүпне күчереп төяү станциясен дә карады.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International