Бер көн эчендә экологлар 44 кубометр чүп җыйды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Өмә барышында экологлар һәм активистлар барча республика буенча 44 кубометр чүп җыйды. "Эковесна-2018" кысаларында республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман, Идел аръягы, Ык буе, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәләре белгечләре, башкарма комитетларның вәкилләре, оешмаларның хезмәткәрләре территорияләрне җыештырырга чыкты. Ә Чулман аръягы идарәсе хезмәткәрләренә "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте һәм яшьләрнең "Келәм" инициативалар үзәге волонтерлары да кушылды. Табигать саклау акциясе кысаларында Чистайда Чулман елгасының, Буа һәм Түбән Кама районнарындагы күлләрнең һәм сулыкларның яр буе территорияләре чистартылды, Кәләй урманчылыгында чишмә һәм Яр Чаллының 63 микрорайонындагы ташландык урын тәртипкә китерелде.

Исегезгә төшерик, республикада санитар-экологик икеайлык дәвам итә. "Эковесна-2018" акциясенә һәр мәктәп укучысы, волонтер, студент яисә Татарстандагы гап-гади активист кушыла ала. Экология чараларында катнаш, фото яисә видео материалларны #эковесна2018 хештегы белән урнаштыр, инстаграмда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына языл. Иң активлар призлар алачак!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International