Әлмәттә мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Кошларны ашатыгыз" экология акциясенә кушылды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

"Кошларны ашатыгыз-2018" акциясе кысаларында Әлмәт шәһәренең "Золушка" исемле 46 нчы балалар бакчасында җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс уздырылды. Тәрбиячеләр һәм ата-аналар җитәкчелегендә бакчага йөрүче балалар канатлы дуслар өчен җимлек ясарга өйрәнде, теге яки бу төрнең нинди ризык белән туклануы хакында белде. Гамәли чара барышында балалар үзләренә мәгълүм булган кошлар турында сөйләде, соңыннан мөстәкыйль рәвештә аларга рацион төзеде. Тәкъдим ителгән продуктлар арасыннан чыпчыклар, күгәрченнәр, песнәкләр, карабүрекләр яратып ашый торган ризыкларны сайлады. Әзер азык салынган җимлекләрне мөгаллимнәр, балалар һәм ата-аналар белән берлектә, балалар бакчасында һәм янәшә урнашкан паркта элеп чыкты. Балалар билгеләп узганча, алар җимлекләрдәге ризыкларның бетмәвен күзәтеп торачак.

"Кошларны ашатыгыз-2018" табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тарафыннан оештырылды. Аның максаты – елның салкын чорында кошларга ярдәм итү, бакчага йөрүче балаларда һәм мәктәп укучыларында табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.  Каурыйлы дусларга ярдәм акциясе 2018 елның 26 мартына кадәр дәвам итәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International