Тауда чаңгы шуу һәм сноуборд ярышларында – иң яхшылары. Экология министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Президенты Кубогына узган ярышларда беренче урын яулады

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Лаеклы беренче урын. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы командасы "Тауда чаңгы шуу спорты һәм сноуборд буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогы"на беренче мәртәбә уздырылган ярышларда шундый нәтиҗә күрсәтте. Спорт чарасы "Зөя калкулыклары" курорт каласы базасында булды. Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм муниципаль берәмлекләр хакимият органнарының ир-ат һәм хатын-кыз коллективлары, шулай ук республика предприятиеләре һәм банклары командалары арасында узды.

Экология министрлыгы командасында 2 таудан чаңгы шуучы һәм 2 сноубордчы катнашты. Табигать саклау ведомствосы хезмәткәрләре параллель слалом-гигант дисциплинасы буенча, берничә команданы узып, иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Ярышларда исә барлыгы 100гә якын кеше катнашты.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International