Экология мәсьәләләре берләштергән 180 артык кеше. Кукмара районында фәнни-гамәли конференция узды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Кукмара районында "Эзләнүләр һәм иҗат аша камиллеккә таба" фәнни-гамәли экологик-географик конференция узды. Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 180 артык катнашучы табигать саклау темаларына тикшеренү эшләрен тапшырды. Үз эшләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары туган төбәктәге табигый күптөрлелек темаларын, кеше экологиясе белән сәламәтлекнең, табигатьне яклау юнәлешендә иҗтимагый хәрәкәтләрнең үзара бәйләнешен чагылдырган. "Идеяләр фабрикасы" конкурс-күргәзмәсендә иҗади күнекмәләр күрсәтелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре билгеләп узганча, елдан-ел конференция киңәя бара. Катнашучыларның географиясе дә, яше дә үзгәрә бара. "Мәгариф чарасы экологик караш формалаштыру, үсеп килүче буында табигатька җаваплы караш тәрбияләү максатында уздырыла, – дип ассызыклады Экология министрлыгы белгече Фирдәүсә Латыш. – Проектны эшләгәндә балалар тикшеренү эшенә кереп китә, яңа экологик белемнәр ала".

Конференция йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнде. Катнашучыларның барысы да сертификатлар алды, җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре һәм истәлекле призлар тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International