Һәр көнгә экологик киңәшләр. Актаныш һәм Минзәлә мәктәп укучылары яңа ЭКОгадәтләрне өйрәнде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Көндәлек тормышта табигатьне саклау өчен нинди өлеш кертергә була, – Актаныш һәм Минзәлә укучылары шул хакта фикер алышты. Үз-үзеңне экологик тоту турында балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре ЭКОдәрес кысаларында сөйләде. Ведомствоның әйдәп баручы белгече Владимир Мозаффаров билгеләп узганча, һәркем экологик яшәү рәвешен алып бара ала. Моның өчен чүпне аралый башлау, электр һәм су куллануны киметү, көндәлектә эшкәртелә торган материалларны куллана башлау да җитә. Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүче һәркем үзендә ЭКОгадәтләр булдырса, әйләнә-тирәлекнең пычрануын туктату күрсәткече берничә мәртәбә артачак. Ә бу исә туган төбәкнең табигать ресурсларын саклауга зур өлеш булачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International