2018 елның 5-8 февралендә Мәскәүдә “Евразия җир асты байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүнең заманча технологияләре” Халыкара геологик-геофизик конференциясе һәм күргәзмәсе булачак

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

2018 елның 5-8 февралендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге территориясендә “Евразия җир асты байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүнең заманча технологияләре (ГеоЕвразия-2018)” дигән Халыкара геологик-геофизик конференция һәм күргәзмә булачак. Чараның оештыручылары булып Евро-Азия геофизик җәмгыяте Халыкара иҗтимагый оешмасы, Геофизик эзләнүләр һәм скважиналарда эш буенча фәнни-техник һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча халыкара ассоциация, Россия геологик җәмгыяте иҗтимагый оешмасы тора. Чарада экспертлар, файдалы казылмалар чыгару һәм сервис буенча иң эре компанияләренең вәкилләре, җайланмалар җитештерүчеләр, шулай ук дәүләт структуралары, вузлар һәм фәнни-тикшеренү институтлары һәм үзәкләре вәкилләре катнашачак.

Катнашучылар конференция кысаларында түбәндәге мәсьәләләрне караячак:

- Региональ геофизик эзләнүләр;

- Нефть һәм газ геологиясендә яңа идеяләр;

- Нефть һәм газ чыганакларын геологик модельләштерү;

- Нефть һәм газ скважиналарында геофизик эзләнүләр һәм эшләр;

- Петрофизик модельләштерү;

- Сейсмик технологияләр;

- Скважина сейсморазведкасы;

- Геофизик җайланмалар һәм аппаратура;

- Азтирәнлекле геофизика;

- Рудалы чыганакларны өйрәнгәндә, геофизик тикшеренүләр;

- Диңгездәге тикшеренүләр һәм шельф ресурсларын үзләштерү;

- Нефть-газ тармагында суперкомпьютер технологияләре. Математик алымнар, программа һәм аппарат тәэмин ителеше;

- Геоинформатика.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International