“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә

2017 елның 8 декабре, җомга

“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурсның оештыручылары булып экологик профильле оешмалар белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора. Казан белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.

14тән 18гә кадәр яшьтәге укучылар өчен конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- “Гуманитар-экологик эзләнүләр” (этнос һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәтләре тарихын, табигатьнең халык мәдәниятендә чагылышын, шулай ук этник, дини һәм бүтән традицияләрнең табигатькә мөнәсәбәткә һәм табигатьтән файдалануга йогынтысын өйрәнүгә багышланган өйрәнү-эзләнү эшләре);

- “Традицион мәдәният” (табигый материаллар файдаланып, матди мәдәният предметлары – кием-салым, кирәк-яраклар, азык-төлек һ.б. җитештерү буенча эшләр, матди булмаган мәдәният күренешләрен: җырларны, бию, уен, йолаларны саклау һәм яңадан булдыру буенча эшләр);

- “Публицистика - табигать һәм мәдәниятне яклауга” (мәдәни һәм табигый мирасны комплекслы саклау мәсьәләләренә багышланган, этнос тормышы һәм табигый мохитнең үзара мөнәсәбәте проблемаларын шәхсән аңлауны чагылдырган мәкалә, эссе, очерк һәм башка публицистик әсәрләр);

- “Экологик-төбәк юл күрсәткечләре” (кече ватанның мәдәни һәм табигый мирасы белән таныштыра торган экологик-төбәк юл күрсәткечләре һәм маршрут тасвирламалары).

12-13 яшьлек укучылар түбәндәге номинациядә катнаша ала: “Кече ватанның тере символы” (авторлар “кече ватанның тере символын” тәкъдим иткән сәнгать эшләре һәм авторларның үзләре сайлаганны язмача (сочинение) нигезләп бирүе, анда аргументлап аңлату таләп ителә: ул сайлаганның уникальлеге яки төбәк өчен характерлы булуы нәрсәдә, кызыклы фактлар, җирле традицияләр һәм халык тормышы белән бәйләнеше һ.б.).

Эшләрне басма һәм электрон төрдә анкета-заявка белән бергә 2017 елның 15 декабренә кадәр Оештыру комитетына, «Минем кече ватаным» конкурсы» дип күрсәтеп, түбәндәге адрес белән җибәрергә кирәк: Казан шәһәре, Космонавтлар ур., 57. Муниципаль дәрәҗәдә җиңүчеләрнең эшләре конкурсның киләсе этабына җибәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International