Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездына һәм «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумына ММЧ аккредитациясе 11 декабрьгә кадәр ачык

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Журналистларны Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездына һәм «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумына аккредитацияләү ачылды, бу чаралар 2017 елның 12-14 декабрендә Мәскәүдә «Крокус» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен теркәү http://ecotech-expo.com/accred-media/ сайтында 11 декабрьгә кадәр бара.

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды һәм «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумы Экология елының йомгаклау чаралары булачак. Съезд кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дүрт елда башкарылган эшләргә йомгак ясалачак һәм киләсе периодка планнар билгеләнәчәк. Чарада Россиянең югары җитәкчелеге вәкилләре катнашачак. Пленар утырышта катнашулары күздә тотылучылар арасында – табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча РФ Президентының махсус вәкиле Сергей Иванов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Хлопонин, РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской, РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.

Форум кысаларында 29 секция эшләячәк, анда Россиянең экология өлкәсендә законнары мәсьәләләре турында, “яшел” финанслау буенча дөнья тәҗрибәсе, циркуляр икътисад, калдыклар белән эш итү тармагында реформа, энергиянең яңартыла торган чыганаклары, галәм киңлеген озак вакытлар тыныч максатларда файдаланырга яраклы хәлдә саклау, тотрыклы үсеш күрсәткечләре буларак эко-рейтинглар һәм индекслар, экологик журналистика, экотуризм турында фикер алышачаклар.

«ЭКОТЕХ» эшлекле программасы кысаларында түбәндәгеләр узачак: федераль экологик совет утырышы, Ростабигать күзәтчелеге иҗтимагый советының утырышы, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты утырышы, «Климатрон» эко-стартаплар конкурсы финалы һәм “Россиянең яшел офислары рейтингы 2017” конкурсы финалы. «ЭКОТЕХ»ның төп чараларыннан берсе Калдыклар буенча Халыкара конференция булачак, ул 2017 елның 13 декабренә планлаштырылган. Конференциядә Финляндия, Норвегия, Германия, Япония, Франция, Кытай, Корея, Швеция һәм башка илләрнең вәкилләре катнашачак.

Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды һәм «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумының программасы белән http://ecotech-expo.com/programme/ сайтында танышырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International