«ЭКОлидер» конкурсына материаллар 20нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. Иң яхшы табигать сакчыларын декабрьдә игълан итәчәкләр

2017 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

- нефть һәм газ сәнәгате;

- төзелеш сәнәгате;

- торак-коммуналь комплексы;

- агро- һәм урман сәнәгате;

- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;

- югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.

Җирле үзидарә органнары:

- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен;

- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен;

- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен.

Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

- халык контроле.

Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

- иң яхшы радиосюжет;

- электрон ММЧның иң яхшы материалы;

- периодик матбугат басмаларында иң яхшы публикация.

 Материаллар 2017 елның 20нче ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурсның йомгакларын ясау 2017 елның декабренә планлаштырыла. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген бүләкләү максаты белән үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен - 8(843)2676822.

Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтында «Деятельность министерства» - «Конференции, конкурсы, поддержка СОНКО»: http://eco.tatarstan.ru/rus/2017.htm (“Министрлык эшчәнлеге” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм”) бүлегендә танышырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International