А.И. ЩЕПОВСКИХ ИСЕМЕНДӘГЕ ХI "СӘНӘГЫЙ ЭКОЛОГИЯ ҺӘМ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК" РОССИЯКҮЛӘМ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ, 2016

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2016 елның 7 сентябрендә Татарстан нефть-газ-химия форумы-2016  кысаларында А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» ХІ Россиякүләм конференциясен түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрә:

Әйләнә-тирәлеккә мониторинг:

– әйләнә-тирәлеккә мониторингның региональ системалары;

– әйләнә-тирәлеккә мониторингның җитештерү системалары.

Экотехнологияләр:

– инновацияле технологияләр, әйләнә-тирә мохитне яклау техникасы һәм җайланмасы;

– сәнәгатьтә һәм авыл-хуҗалыгында җитештештерү экологиясе.

Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләти көйләүләр:

– төбәкләр тәҗрибәсе;

– экономик үсеш шартларында яңа чишелешләр;          

– территорияләрне тотрыклы үстерү - төбәкнең стратегик үсешенең бер принципларыннан берсе.

Урбанизацияләнгән территорияләр экологиясе:

– мегаполисларның хәзерге торышы һәм үсеш тенденцияләре;

– эко-таун: миф яки чынбарлык?

Җитештерү һәм куллану калдыклары:

– калдыклар барлыкка килүне минимальләштерү, калдыксыз технологияләр;

– чиста җитештерү-куллану концепциясе нигезендә калдыклар белән идарә итүнең илкүләм, тармак һәм төбәк тәҗрибәсе;

– сарыфсыз куллану һәм икенчел ресурслар.

Әйләнә-тирә мохит торышын химик-аналитик контрольдә тоту:

–  экологик һәм экологик-аналитик контроль;

– фәнни тикшеренүләр һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын бәяләү.

Конференциягә тыңлаучы сыйфатында катнашырга һәм конференция йомгаклары буенча хезмәтләр җыентыгында бастырып чыгару өчен доклад җибәрергә чакырабыз.

Доклад һәм гаризаны Yuliya.Saferova@tatar.ru электрон адресына 2016 елның 15 августына кадәр җибәрергә кирәк.

Материалларның эшләнешенә таләпләр:

Мәкаләнең күләме, рәсемнәрен дә кертеп, 6 биттән артык түгел.

Текст – Times New Roman шрифтында, хәреф 12 пунктлы, берле интервал белән, читләре 2 см.

Мәкаләнең атамасы баш хәрефләр белән басыла һәм текст өстендә уртага куела.

Авторларның фамилияләре, эш урыннары һәм почта адреслары үзәктә мәкаләдән түбәнрәк аерым юлларда урнаштырыла.

Рәсемнәр һәм фотографияләр JPG, BMP яки TIFF форматында, 250 dpi җентеклелек белән, 100% масштабта бирелә.

Кулланылган әдәбият исемлеге мәкаләнең азагында бирелә. Әдәби чыганакларга юнәлтмәләр мәкалә тексты буенча квадрат җәяләргә алына.

Докладчыларга мультимедиа проекторында презентацияләү мөмкинлеге бирелә.

Конференциянең эш урыны: Казан ш., Оренбург тракты 8, «Казан ярминкәсе» ААҖ, 1 павильон, «Кама» конференцияләр залы. Теркәү 9 сәгать 00 минутта башлана. Конференция 10 сәгать 00 минутта эшли башлый. Конференциядә катнашу түләүсез.

Конференциядә катнашу буенча сораулар өчен:

Телефон: (843) 267-68-11, Вәлиуллин Дамир Фәргәт улы, Сәфәрова Юлия Михайловна

E-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru, Yuliya.Saferova@tatar.ru


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International