Республика территориясендә экологик җинаятьчелек торышына анализ

Казан районара табигать саклау прокуратурасы 2018 елның узган чорына Татарстан Республикасы территориясендәге экологик җинаятьчелек торышына анализ үткәргән.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ мәгълүмат үзәге мәгълүматларына караганда, 2018 елның 10 аенда 194 экологик җинаять теркәлгән, экологик җинаятьләр кылган өчен 123 гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартылган.

Статистика мәгълүматларына анализ күрсәткәнчә, Казан районара прокуратурасы күзәтчелегендәге территориядә экологик җинаятьләрнең зур өлешен су биологик ресурсларын законсыз тоту җинаятьләре (РФ ҖК 256 ст.) тәшкил итә - 68%тан артык, бу, беренче чиратта, республика территориясендә су объектарының зур санда булуы белән бәйле.  Урман утыртмаларын законсыз кисү турында җинаять эшләре (РФ ҖК 260 ст.) теркәлгән экологик җинаятьләрнең гомуми саныннан 21% тирәсе тәшкил итә. Законсыз аучылык итү белән бәйле җинаятьләр (РФ ҖК 258 ст.) турында җинаять эшләренең өлеше 7%ка якын. 2018 елның 10 аенда теркәлгән башка экологик җинаятьләрнең өлеше 2%тан кимрәк (РФ ҖК 246, 247 һәм 261 ст.).

Шул ук вакытта бу чорда төбәк территориясендә, 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җинаятьчелек дәрәҗәсе 9%ка кимегән, әмма республикада теркәлгән экологик җинаятьләр саны 16%ка арткан.   

Экологик җинаятьләрне ачыклау, ачу һәм тикшерү буенча эчке эшләр органнары һәм контрольлек итүче органнар эше нәтиҗәлелеген арттыру, координацияләү максатларында, Казан районара прокуратурасы тарафыннан мәнфәгатьле затлар катнашында ведомствоара киңәшмәләр үткәрелде. Аларда Татарстан Республикасының Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычлары территориясендә, шулай ук әлеге су объектларына коючы елгаларның акваторияләрендә балыкчылык һәм су биоресурсларын саклау, урман өлкәсендә, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын утильләштерү вакытында хокук бозуларны ачыклау һәм бетерү мәсьәләләре каралды.

 Әлеге киңәшмәләрдә шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә коррупцион җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерүгә, контроль органнар белән уртак максатчан чаралар үткәрүгә зур игътибар бирелде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International